Технологик карта. Боерык фигыль

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА №6”

Елабужского муниципального района Республики Татарстан









Тема: Боерык фигыль







Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

( 6 нчы сыйныф, рус төркеме)

I нче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Закиева Рамилә Касыйм кызы.



2016 ел.

Укытучы: Закиева Рамилә Касыйм кызы

Сыйныф: 6

Төркем: рус төркеме

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова , З.Р.Назипова “Күңелле татар теле”, 1 нче кисәк

Тема: Боерык фигыль

Дәрес тибы: ЛГКФ(лексик-грамматик күнекмәләрне формалаштыру)

Дәрес максаты:Боерык фигыльнең эш кушуны, боеруны, чакыруны, өндәүне, үтенү-ялынуны, искәртүне белдерүе турында төшенчә бирү.Боерык фигыльнең юклык формасы белән танышу.Боерык фигыльне җөмләдә таба белү, аны сөйләмдә куллана белү.

Дәреснең бурычлары:

Предмет нәтиҗәләре: боерык фигыльләрне сөйләмдә куллана белү, мәкальне тәрҗемә итү,аңлата белү.

Метапредмет нәтиҗәләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: боерык фигыльләрне кулланып, әдәпле аралаша белү

Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар,











Укытучы өчен максат:

Психологик уңай халәт барлыкка китерү.

Балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү теләге тудыру.

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп, хәерле көн телик.

Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күрсәтү. Укытучыны сәламлау, сорауларга җавап бирү, сөйләм эшчәнлегенә кушылу.

ШУУГ: дустанә мөнәсәбәт, укучыга хөрмәт тудыру, үзмаксат кую;

КУУ:сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

II .Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Укытучы өчен максат:

Фонетик зарядканы ситуатив биремнәр аша үткәрү,өйрәнелгән лексиканы искә төшерү мөмкинлеге булдыру.






Укучылар өчен максат: ситуатив биремне үти белү. Җөмләдә сүз тәртибен, фигыльнең җөмлә азагында булуын белү.

Укучылар мин сезгә ситуатив күнегү эшләп китәргә тәкъдим итәм:

- Сиңа ничә яшь?

-Син кайда яшисең?

-Бүген атнаның кайсы көне?

-Бүген ничәнче число?

-Хәзер нинди ел фасылы?

-Хәзер кышның кайсы ае?

-Бүген көн нинди?

-Урамда җил исәме?

-Урамда кар явамы?

-Урамда кояш кыздырамы?

-Урамда көн эссеме?

- Как ты отпросишься выйти с урока.

-Скажите, что вы любите читать книги.

-Скажите о том, что ваш друг очень внимательный.

-Спроси у друга как его зовут?

-Сколько ему лет ?


Укучыларның җаваплары тыңланыла.


ШУУГ: Укытучыга һәм сыйныфташларыңа хөрмәт хисе булдыру;

РУУГ: Максатны ачыклау, укытучы ярдәмендә эшчәнлекне планлаштыру;

КУУГ: Сорауларга җавап бирә белү;


III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.

Укучылар өчен максат: мәкальне уку, сорауларга җавап бирү. Төп теманы билгели белү.



Укучылар,ә хәзер экранга игътибар итәбез:

(тактада мәкаль) .

Аз сөйлә, күп эшлә.

1)Бергә укыйк әле.

2)Как вы это понимаете?(мәкальне тәрҗемә итү)

3)Что это?(пословица)

4)Как переводится пословица?(мәкаль)

5)Астына сызган сүзләр,нинди сүз төркеменә керә.

-Глагол.

6)Как переводится глагол

-Фигыль

7)Фигыль турында нәрсә әйтә аласыз!Что можете сказать о глаголе в общем?

8)Приведите примеры

9)Что-же означают глаголы в пословицах?

-приказ(боеру) ,повелевает сделать действие

10)Теперь давайте ещё раз обратим внимание на глаголы. На какой вопрос отвечает глагол в пословице? нишлә?что делай?

11)А теперь скажите какая форма глагола в пословице?

-Повелительное наклонение



Укучыларның җаваплары тыңланыла.
















ТБУУГ:боерык фигыль билгеләрен аерып күрсәтеп , кагыйдә формалаштыру.


Укытучы өчен максат:

уку мәсьәләсен кую.


-Укучылар, димәк без дәрестә нинди сүз төркеме турында сөйләшәчәкбез? Фигыльнең нинди формасы турында?

Дәреслектән билгеләмәне укып китәбез.(33 бит №1)

Боерык фигыль боеру ,эш кушуны, өндәүне белдерә. Интонация, кисәкчәләр ярдәмендә,боеру мәгънәсе йомшартылып, киңәш итү, үтенү, сорау, ялвару кебектөсмерләр белдерелергә 

мөмкин. Боерык фигыль заман белән төрләнми, зат-сан белән төрләнә. Ул җөмләдә хәбәр була.

-Боерык фигыльнең юклык формасы нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

-Кушымчалар ялгану тәртибенә игътибар итик.


Сорауларга җавап бирәләр.Дәреснең темасын билгелиләр.

РУУГ: дәреснең темасын формалаштыру, күзәтүләр нигезендә нәтиҗә ясау, планлаштыру.

КУУГ: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү.

ТБУУГ: үзеңнең белем системасына ориентлаша белү.

IV.Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү.

Укытучы өчен максат: алган белемнәрен гамәлдә куллануга ирешү.




Укучылар өчен максат: алган белемнәрен гамәлдә куллану


1.-Алдыгызда карточкалар ята. Анда җөмләләр язылган. 1)Боерык фигыль кергән җөмләләрне аерып әйтергә,тәрҗемә итәргә,боерык фигыльләрне әйтергә, күчереп язарга.

Киштәдән китапны ал. Дәрестә сөйләшергә ярамый . Дустыңны кунакка чакыр. Алсу мәктәпкә бара.Кибеттән ипи ал.Айдар балык тота.Мин җиләк җыям. Әдәпле бул.Мине игътибар белән тыңла.

Киштәдән китапны ал әле. Дустыңны кунакка чакыр әле.Кибеттән ипи ал әле. Әдәпле бул әле. Мине игътибар белән тыңла әле.

Бу җөмләләрдә нәрсә үзгәрде?

Как переводится это слово әле - пожалуйста

Значит чтобы попросить вежливо что-либо, к глаголу в повелительном наклонении, нужно добавить слово әле.





Карточкалардагы сүзләрнең тәрҗемәсен язалар, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.





















ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау.

КУУГ:коммуникатив максатка нигезләнеп, сүзләрне дөрес, урынлы куллану.

ТБУУГ:үз фикереңне җиткерә белү.

РУУГ:биремнең дөреслеген тикшерү.

Физминут





V.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Беренчел ныгыту өчен дәреслек белән эш.(34 бит 3нче күнегү)


2. Парларда эш.(телдән).





3. Ситуатив күнегү.

-Как скажешь о том, что:

-ты не идешь в магазин;

-ты не вылняешь домашнюю работу;

-ты не любишь читать.

1.Рәсем буенча эш. Малайга бу эшләрне эшләмәскә кушыгыз.





2. Диалогны уку, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү.





3.Посоветуй другу:

-внимательно слушать учителя;

-четко отвечать на уроке;

-быстрее думать;

-не писать с ошибками.

Индивидуаль эшФигыльләрне юклык формасына куеп, җөмләләр төзиәр.(Дәфтәрләрен алышып, бер- берсенең эшләрен тикшерәләр).





Ситуатив күнегүләр үтиләр, бер- берсенең җавапларын тикшерәләр.

ШУГГ: Татар телен белүнең әһәмиятен аңлау;

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү;иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү;

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү;

ТБУУГ: күнегүдән фактик мәгълүматны таба алу;







VI.Рефлексия

Укытучы өчен максат:

Укучыларның теманы аңлауда туган авырлыкларны ачыклау.

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү




-Дәрестә нәрсә турында сөйләштек.

-Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

-Боерык фигыльнең юклык формасы ничек ясала?


Җавап буенча нәтиҗә ясый белү, үз фикерләрен әйтә белү;

ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында аңлау;

РУУГ:Эш нәтиҗәләрен бәяли белү; тикшерә белү; хаталарны төзәтә алу;

ТБУУГ: Нәтиҗә чыгара белү; үз фикереңне төгәл, тулы белдерү;


VII.Өй эше.

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару.


Өй эше бирә. Биремне аңлата. Дәреслектән 35 бит 6 нчы күнегү. Тексттан фигыльләрне күчереп алу, юклык формасына куеп язу.

Өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр

ШУГГ:Мөстәкыйль эшчәнлеккә әзер булу;

ТБУУГ:Дәреслектән инфромацияне табу, аңлау;