9 сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


«Килешенде» «Килешенде» «Раслыйм»

МБ җитәкчесе «Шәрбән төп мәктәбе» МБГБУ «Шәрбән төп мәктәбе» МБГБУ

______/_Шакирова Р.М._/ уку-укыту эшләре буенча җитәкчесе

Беркетмә № 1 директор урынбасары ______/_Шакиров А.М. /

«26» август 2016 ______/_Хөснелгатина М.Ә. / Боерык № 78

«27» август 2016 «27» август 2016







«Шәрбән төп гомуми белем бирү мәктәбе»

МБГБУ

I квалификацион категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Хөснелгатина Миләүшә Әмирулла кызы

кызының татар теленнән эш программасы

Татар теле, 9 сыйныф



Педагогик совет

утырышында каралган

Беркетмә № 1

«27» август 2016





2016 – 2017 уку елы


9 нчы сыйныфта татар теленнән төп гомуми белем бирүнең максатлары


  1. Укучыларның алдагы сыйныфларда фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.

  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.

  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.

  5. Телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.


Төп бурычлар


  1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирүне дәвам итү.

  2. Укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.

  3. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.

  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.

  5. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.


Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына)


  1. Туры сөйләмне үз сөйләмеңдә файдалана белү, чит кеше сүзләрен диалог яки монолог формасында бирә алу; туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес куя, куелганнарына аңлатма бирә белү.

  2. Кушма җөмләләрдән тиешенчә файдалану, аларның төрле төрләрен төзү, таләп ителгән төренә мисал китерү, җөмләгә һәм текстка өлешчә яки тулы грамматик анализ ясый белү, кушма җөмлә компопнентлары арасына тиешле тыныш билгеләрен кую, аларны дәлилләү; төрле төзелештәге кушма җөмлә җөмлә өлешләрен сөйләмдә тиешле интонация белән уку.

  3. Тема эчендә диалог һәм монолог формаларында сөйли һәм яза белү.

  4. Сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып, укыту һәм тәрбия максатларына уңай җавап бирерлек темаларга сочинение һәм изложение яза алу; язманы камилләштерә (тулыландыра, төзәтмәләр кертә) алу.

  5. Җыелыш яки берәр утырышның беркетмәсен яза белү.

  6. Мәктәп программасы таләп иткән күләмдә җөмлә составындагы сүзләргә фонетик, морфологик, грамматик анализ ясау, кушма җөмләләрне бер төрдән икенче төргә үзгәртә белү; кушма җөмләнең схемасын, төрен, иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны белү, баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәләренә ия булу.


Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр (уку елы ахырына)


  1. Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен аңлау, телне саклау – милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү.

  2. Язылган текстларның стиль үзенчәлекләрен - аера, эчтәлеген аңлап укый белү; фәнни, рәсми, публицистик стильдә, матур әдәбият стилендә язылган башлангыч текст үзенчәлекләрен тоеп, язма текстта шуларны бирә белү.

  3. Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен күз алдына китерү; аралашу һәм үзара аңлашу чарасы буларак язма һәм сөйләмә тел үсештә булсын өчен, аның көндәлек кулланылышын тәэмин итү юлларын белү, ягъни телләр турындагы Законны тормышка ашыру юлларын үзләштерү.

  4. Татар тел гыйлеменең татарча укытыла торган башка фәннәр белән бәйләнешен аңлата белү; татар әдәби телен ассимиляцияләнүдән саклау.

  5. Татар теленең диалектлары һәм сөйләшләре турында гомуми төшенчәгә ия булу.

  6. Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләрен китереп аңлата белү.

  7. Изложение һәм сочинениеләрне, сөйләм төренә туры китереп, төрле жанрда яза белү. Язмаларны сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып тулыландыру һәм шомарта алу.

  8. Текст яки аның берәр өлеше нигезендә конспект төзү, тезислар әзерли алу, кемгә дә булса характеристика яза белү.

  9. Эш кәгазьләреннән хат, белешмә, мәкалә, расписка, акт, гариза һәм беркетмәләрне мөстәкыйль рәвештә яза алу.

  10. Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләренә ия булу.


Әдәбият исемлеге


  1. Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006.

  2. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2002, 2008.

  3. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 8-11 сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф”, 2005.

  4. 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. - Казан: “Мәгариф”, 2001.

  5. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. - Казан: “Мәгариф”, 2007.

  6. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. - Казан: “Мәгариф”, 2006.

  7. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: “Мәгариф”, 2002

  8. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 класслар - Казан: “Мәгариф”, 1998.

  9. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр җыентыгы һәм тестлар. – Казан: “Яңалиф”, 2006.

  10. Максимов Н.В. Бердәм Республика имтиханы. Татар теленнән зачёт үткәрү өчен биремнәр. - Казан, 2007.

  11. Мәктәптә татар телен укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

  12. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

  13. Татар теленнән тестлар. Синтаксис / Ф.С.Сафиуллина, Г.Ә.Нәбиуллина. – Казан: “Яңалиф” нәшрияты. – 2006.

  14. Шакирҗанова Ә.Б. Татар орфографиясенең кыен очраклары һәм укучыларның грамоталылыгын күтәрү юллары. Методик кулланма. – II басма. – Казан: РИЦ “Школа”, 2009.

  15. Сафиуллина Ә.Н. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар. – Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2008.


Электрон әсбаплар исемлеге




АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:


1. МБГБУ “Шәрбән төп гомуми белем бирү мәктәбе” 2016-2017 уку елына укыту планы

2.Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

3.Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

4.Татар теле һәм әдәбияты: Татар телендә урта (тулы)гомуми белем бирү мәктәпләре өчен үрнәк программалар (1-11 сыйныфлар).- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

5. Региональ китаплар исемлегенә нигезләнеп эшләнелде. (2016-2017 нчы уку елы)






[link] ) теркәлү һәм фәнни мәкаләнең конспектын ясау күнегүләре.


ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Фәнни стиль.

15.01.


34

§25. Рәсми стиль. (85 нче бит). Эш кәгазьләреннән үтенеч һәм ышаныч язу.

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү.

Өзекләрне укып, аларның рәсми стильгә каравын һәм нинди лексик, синтаксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау.

Аерым стильгә караган өзекләр китерү. Таблица ясауны дәвам итү.


ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Рәсми эш кәгазьләре стиле.

21.01.


35

§25. Сөйләмә стиль (85-86 нчы битләр).

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү.

Өзекләрне укып, аларның кайсы стильгә каравын һәм нинди лексик, синтаксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау.

Аерым стильгә караган өзекләр китерү. Таблица ясау.


ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Сөйләмә стиль.

22.01.


36

Аңлатмалы диктант (№3). “Табигать һәм без”(Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы, 5-11с., 87 б.)

1


28.01.


37

38

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение №3. “Хәтер җепләре өзелми” (Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы, 5-11с., 144-145 б.)

1

1

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу

29.01

4.02..


39

§26. Стилистиканың нигезе буларак синонимия. Морфологик синонимнар һәм аларны сөйләмдә куллану үзенчәлекләре.

1

Синонимнарның төрләрен билгеләү.

Нокталар урынына тиешле синонимнарны куеп язу.

5.02.


40


41

§27. Синтаксик синонимнар һәм аларның төрләре (92-93 нче битләр).

1


1

Ике составлы җөмләләрнең бер составлы синонимнарын (һәм киресенчә) төзеп, парлап язу.


ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Сүзтезмәләр синонимлыгы.

11.02.

12.02.



42

“Морфологик һәм синтаксик синонимнар” темасы буенча мөстәкыйль эш.

1


18.02.


43


44

§27. Синтетик һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгы 94-95 нче битләр).

1


1

Аналитик төзелмәләрнең синтетик, синтетик төзелмәләрнең аналитик синонимнарын төзеп язу.


ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Аналитик һәм синтетик төзелмәләрнең синонимлыгы.

19.02.

25.02.


45


46

Лексик һәм грамматик калькалар, аларның татар сөйләмендә кулланылышы.

1


1



Лекция. Әңгәмә-бәхәс. “Сөйләм теле калькалары” фәнни мәкаләсе буенча практик эш. (Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. – Яр Чаллы: “КамАз” газета-китап нәшрияты, 1997. 78-85 б.)

26.02.

3.03.


47

§28. Сөйләм культурасы, аның нигезләре. Сөйләм төгәл булсын.

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре. Синонимнарны искә төшереү, аларның кирәклесен сайлап җөмләләрне үзгәртүгә, ияртүче сүзгә карап җөмләдәге сүз тәртибен үзгәртүгә күнегүләр эшләү.


ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр.

4.03.


48

§29. Сөйләм аңлаешлы булсын.

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре. Синонимнарның төп мәгънәләрен һәм мәгънә аерымлыкларын билгеләү.


ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр.

10.03.


49

§30. Сөйләм саф булсын.

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре. Өзек ләрне укып, сөйләм сафлыгына зыян китерә, боза торган сүзләрне таба белү, авторның нинди максат белән бу рәвешле язуын аңлату.


ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр.

11.03.


50

§31. Сөйләм җыйнак булсын.

1

Җөмләләрне җыйнаклык таләбеннән чыгып үзгәртеп язу.


ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр.

17.03.


51

§32. Сөйләм аһәңле булсын.

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре. Аһәңнең бозылуы сөйләмдәге аерым өлешләрнең кимчелегеннән җыелуын тикшерү. Вакытлы матбугат белән эшләү.


ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр.

18.03.





4 нче чирек



52

“Сөйләм культурасы нигезләре” темасын кабатлау.

1

ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  23-31 нче дәресләр.

31.03.


53

54

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение №4. “Әниләр – гаҗәеп әйбәт кешеләр” (Татар теленнән язма имтиханга хәзерләнү өчен изложениеләр җыентыгы 48-49 б.)

1

1

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу.

1.04.

7.04.


ТЕЛ ТУРЫНДА ГОМУМИ МӘГЬЛҮМАТ

55

§33. Тел үсеше турында гомуми мәгълүмат. Тел, җәмгыять, фикерләү.

1

Укытучы аңлатмасы.

Күнегүләр эшләү.

8.04.


56

§34-35. Тел һәм тарих. Хәзерге татар милли әдәби теленең тамырлары.

1

Укытучы аңлатмасы. Аңлатманың кыскача эчтәлеген язу. Күнегүләр эшләү.

14.04.


57

§36. Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе.

1

Укытучы аңлатмасы.

Күнегүләр эшләү.

15.04.


58

§37. Татар сөйләмә теленең диалектлары.

1

Укытучы сөйләме. Аңлатманың кыскача эчтәлеген язу. Язмаларның кайсы диалектка каравын билгеләү, бу диалектның әдәби әйтелештән аермаларын таба белү.

21.04.


59

Контроль диктант (№4). “Бәрәңгеләр чәчәк аткач” (5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы 189б.)

1

Грамматик биремле диктантны мөстәкыйль язу.

22.04.


60

§38-39. Икетеллелек. “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” ТР Законы. Хәзерге татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләре.

1

Текстларны укып, татар-гарәп, татар-рус ике теллелеге йогынтысын аңлату. “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законыннан өземтәләрне укып өйрәнү, кыскача эчтәлеген язу.

23.04-.


61


62

§40. Тел гыйлеменең әһәмияте, төп бүлекләре.

1


1

Укытучы сөйләме. Сорауларга җавап бирү. Схема төзү.

26.04-

28.04.


63


64

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре хисабына. Тестлар ярдәмендә татар теленнән белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү

1


1

БРТның А һәм В вариантлары буенча мөстәкыйль эшләү.

29.04.

5.05.


65

66

67

68

69

Кабатлау һәм имтиханга әзерлек.

1

1

1

1

1

БРТның А һәм В вариантлары буенча мөстәкыйль эшләү.

6.05.

10.05-

12.05.

13.05.

19.05


70

Резерв дәрес.

1


20.05.