Конкурс сочинений Мин караган театр

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Татар театры тарихында Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Ильяс Кудашев-Ашказарский, Кәрим Тинчурин, Фатыйма Ильская, Хәлил Әбҗәлилов, Гөлсем Болгарская, Касыйм Шамил һәм башка артистларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылырлык. Алар — милли театрның нигезен салучылар.
Татар милли театр режиссурасына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, артист, данлыклы “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар”, “Ил”, “Кандыр буе”, “Казан сөлгесе” кебек гүзәл әсәрләр авторы К.Тинчуринның тууына 15нче сентябрьдә 125 ел тулды.

Бәллүр кыңгырау күк чылтырап тора

Шушы исем - Кәрим Тинчурин...

Хәтерләтеп милли сәхнәбезнең

Көмеш көзгеләргә тиң чорын.

К.Тинчурин, М.Фәйзи традицияләрен дәвам итеп, яңа милли театрга халык сәнгатен алып керә. “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл”, “Кандыр буе”, “Ил”, “Казан сөлгесе” кебек пьесаларын язып, популяр музыкаль драма жанрына зур өлеш кертә. Аның иҗат җимешләрендә ил һәм халык язмышы, мәхәббәт һәм фаҗигале киләчәк, сугыш вакытындагы авыр тормыш кебек темалар күтәрелә. Кәрим Тинчурин шушы әсәрләре аркылы халыкның уй-теләкләрен, өмет-хыялларын, киләчәген һәм милли мәдәният язмышын чагылдыра. Әсәрләрендәге җыр-шигырьләр К.Тинчуринны драматург кына түгел, ә шагыйрь итеп тә таныталар. Ә үз әсәрләрендәге төп рольләрне үзе башкаруын исәпкә алсак, К.Тинчурин талантлы җырчы булган дип тә әйтәсе килә.

Мин К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”спектаклен карадым. Бу әсәрнең үзәгендә кеше шәхесе, аның язмышы, бәхеткә хокукы мәсьәләләре тора. Матурлык һәм фаҗига ничек күрсәтелә соң драмада?

Сүнгән йолдызлар”ны язган әдип

Сүнмәс йолдыз булып калыкты.

Бер елатып, бер көлдереп һаман

Милли йөзен саклый халкымның.

Каз канатларыдай ак хисләрне

Саф сөюне мактап җырлады.

Ямьсездә дә матур таба белде,

Олы җанлылыкны зурлады.

Автор гүзәл кыз Сәрвәр белән Исмәгыйль арасындагы мәхәббәт һәм аның фаҗигале язмышын тасвирлый. Бу яшь пар — авылның иң матур парлары. Алар икесе дә авыр язмышлы ятим балалар: Сәрвәр әбисендә тора, ә Исмәгыйль байга эшләп көн итә. Ике яшь йөрәк бер-берсен өзелеп ярата, әкияттәгедәй матур мәхәббәт туа алар арасында. Автор шушы матур мәхәббәтне сурәтләү белән беррәттән, Исмәгыйльнең күргән төше аша алда һәм тиздән булачак фаҗига турында да искәртеп куя. Төш аждаһа сыман бер әйбернең, сызгырып, бөтен йолдызларны сүндерүеннән тора. Бу нинди аждаһа һәм нинди йолдызлар соң?Алга таба карагач без төшенәбез: аждаһа сугыш икән бит! Ил өчен көрәшергә авылдагы ир-егетләрне сугышка җыя башлыйлар. Исмәгыйльгә дә туган иле өчен көрәшергә дигән хәбәр китерәләр.
Сәрвәр ниләр генә эшләргә белми: имче карчык Фәрхи аны мәхдүм Надирга димли, ә тәрбияче әбисе «бу — синең тормыш, үз юлыңны, үз бәхетеңне үзең сайла» ди. Сәрвәр «тормышымны кем белән бәйләсәм, бәхетле булырмын икән соң?» дигән сорауга җавап эзли һәм үз бәхетен мәхәббәттә күрә, гомерен Исмәгыйле белән бәйләргә була. Әмма әлеге матур мәхәббәткә аяусыз сугыш яный. Бигрәк тә Сәрвәр кайгыра.Сөйгән яры сугышка китә, исән кайтырмы соң ул? Ул ничек булса да Исмәгыйлен сугыштан алып калу теләге белән яна. Сәрвәр авылның данлыклы имче хатыныннан дару алып, сөйгәненең колагына сала. Ул кадерлесен үз куллары белән һәлак итә һәм шушы кайгыдан үзе юләрләнә. Яшь,чибәр егетнең бу үлеме мине тетрәндерде. Автор Сәрвәрнең акылдан язу күренешен дә бик аянычлы итеп сурәтли: кыз, каз канатлары тотып, «Каз канаты» көенә җырлый, көтмәгәндә югала, үзенә-үзе сөйләнә. Матур гына башланган мәхәббәт тетрәндергеч фаҗига белән тәмамлана. Җан сыкрый.
Трагедия моның белән генә бетми әле. Әсәрдә гарип Надир да үз бәхетен эзли: бөкре булуына карамастан, ул да кеше бит. «Кыяфәтем белән шайтанга охшасам да, минем дә җаным, йөрәгем бар, ләкин мине аңлаучы юк», — ди ул.Тышкы кыяфәте ямьсез булса да, аның күңеле матур. Әмма аны беркем аңламый, көләләр генә. «Мин гомергә Сезнең аяк астыгызда туфрак булыр идем, — дип, Сәрвәргә үз мәхәббәтен аңлата ул. — Мин ялгыз идем. Шул ялгызлык вакытларында Сез, минем исемә төшеп, китек күңелемә өмет бирдегез». Әмма Сәрвәр Надирны бары тик кызгана гына шул. «Исмәгыйль сугышка киткәч, бәлки, Сәрвәрне үземә каратып булыр» дигән уй сөендерә аны. Ләкин сугыш аңа да мәрхәмәтсез: Исмәгыйль кабере янында үлгән Сәрвәрне күрү Надирның соңгы өметен дә өзә: «Ходай, синең җаныңны алып, актык йолдызымны сүндерде», — ди ул. Һәм шушы аяусыз чынбарлыкка протестын үзенең үлеме белән белдерә.Йөрәк әрни. Күзләргә яшь тула...
Менә шулай итеп, йолдызлар берәм-берәм сүнә тора. Һәм әле күп йолдызлар сүнәсе. Чөнки аждаһа-сугыш дәвам итә.
Кәрим Тинчурин бу әсәрендә матурлык белән фаҗигане бергә үреп бару аша мәхәббәткә соклану һәм аны җимерүче кара көчләргә нәфрәт уята.
«Сүнгән йолдызлар» — К. Тинчуринның «театр тетрәндерергә тиеш» дигән фикерен ачык дәлилләүче әсәрләрнең берсе.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.
Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең
Көләрлек булса, булмаса — еларсың.
Раушан көзгең тарта, театр.

Халык рухын киләчәккә илтер,

Бик күпләрне әле уятыр

Йолдызларың синең,

Театр,

Сүнмәс йолдызларың...

Тинчуриның синең, театр!

125 ел...Уйлап кына карагыз эле? Күмпе вакыт узган...Кәрим Тинчуринның гомер юлы бик авыр булган.Нинди генә авырлыклар кичермәгән ул.Тормыш аны кайларга гына алып бармаган.Ә ул бик көчле ихтыярлы, уз максатына ирешә торган кеше булган. Әмма бөекләрне язмыш фаҗигаләр аша уздыра. К.Тинчурин да “шәхес культы” корбаны була. 50 яше тулган көннәрдә аны “халык дошманы”, “милләтче” дип кулга алалар һәм 1938нче елның 15нче ноябрендә атып үтерәләр. Әйе, Тинчурин язмышында - гасыр фарсы: 15нче сентябрьнең кичендә театрда зур тантана үтә - Тинчуринны юбилее белән тәбриклиләр, алкышлыйлар, чәчәкләргә күмәләр һәм... шул ук төндә кулларын богаулап төрмәгә алып китәләр.

Һәр заманның яман чире була:

Туберкулезлары, тифлары...

Саф җаннарны кырган шәхес культы,

Йоткан нәфес культы типлары.

Җинаятьне мөмкин яшерергә,

Мөмкин, әйе, ярлык тагарга:

Саф күзләргә карап, мөмкин лә ул

Халык дошманы” дип атарга!

Үлгән көнен мөмкин яшерергә,

Вакытлыча ләкин ансы да...

Бәгырьләрне телем-телем телеп,

Йөрәк сыкрый, әрни, җан сыза...

Сәхнәгә ул уйнар өчен түгел,

Яшәр өчен менгән - яшәгән!

Озак тормас, сүнәр”,- дигәннәрнең

Бәбәгенә карап яшәргән!

Хәзерге безнең буын вакытында шундый талантлы шәхесләр дә булсын иде. Шулай итеп, киң кырлы иҗаты белән халкыбызның рухи тормышында тирән эз калдырган Кәрим Тинчуринның бай мирасы бүген дә кызыксыну уята. Талантлы драматург, олы гуманист, фәлсәфәче әдип әсәрләре безнең белән киләчәккә атлый.Киләчәк буын өчен дә аның әсәрләре әдәбиятыбызның иң яратып укылган әсәрләре булыр дип ышанам. Алар бит милли әдәбиятыбызның йөзек кашлары,сүнмәс йолдызлары.






Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының “Утяшкино урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.







Кәрим Тинчурин тууына 125ел.



Тема : Мин караган спектакль.


Башкарды: 8 нче сыйныф укучысы

Шәйдуллина Алинә Нияз кызы

Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Хәлилова Ә.В.















2012ел.