Класстан тыш чара Без булачак солдатлар

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Морзалар урта гомумибелем бирү мәктәбе

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы








Без булачак солдатлар.

(башлангыч сыйныфлар өчен)










Үткәрде Сафиуллина Т.И.

озынайтылган

көн төркеме тәрбиячесе












Максат:

1. Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, камилләштерү;

2. Сәламәтлекләрен ныгыту, физик сыйфатларын арттыру;

3. Ихтыяр көче, кыюлык, сабырлык, потриотик хисләр тәрбияләү.



Үткәрү урыны: актлар залы.

Катнашучылар 2-4 сыйныф егетләре


Инвентарь: кечкенә, зур туплар, кеглилар, спорт киемнәре, шарлар, кәрҗин, картон, шарлар.






























  1. Оештыру өлеше

Хәерле көн дуслар! Бүген без сезнең белән “ Без булачак солдатлар ”дигән күңелле уенга җыелдык. Әлеге уен якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Бу уен спорт ярышы формасында булачак, ә инде һәр ярышны бәяләр өчен безгә жюрилар кирәк. ( Сиринә, Әлфия , Гөлнур). Уеныбызда 2 команда катнаша. Командалар белән танышу өчен сүзне аларның үзләренә бирәбез. (исем, девиз, җыр, эмблема) Димәк бүгенге ярышта Молния Һәм Солдаты командалары көч сынашачаклар, алкышлыйк әле аларны.

Укытучы: Катнашучы   командаларга:  кыю, җитез, өлгер булыгыз, Уенның   тәртибен    игътибар   белән тыңлагыз. Кагыйдәләрне бозмаска тырышыгыз! Җиңсәгез чын күңелдән    шатланыгыз, җиңелсәгез төшенкелеккә бирелмәгез, көчле рух белән алга таба атлагыз!

Чыршыдай биек булыгыз,

Нараттай төз,

Имәндәй таза,

Сау-сәламәт булыгыз!

Ярышны башлыйбыз.

2. Ярыш барышы.

1нче ярыш.

У: Һәр командага да өй эше итеп, сугыш турында яки Бөек Җиңү турында шигырь ятлап килергә кушылган иде, әйдәгез өй эшләрен ничек үтәделәр икән шуны тикшереп алыйк,беренче ярыш шигырь бәйгесе (һәр командадан алдан әзерләнгән бер укучы шигырь сөйли).

2 нче ярыш.

У:Өй эшен бик әйбәт әзерләгәннәр, егетләребезнең көчләрен сынауны дәвам итик, 2 нче бәйгегә күчәбез. Әлеге бәйге “Төз атучы” дип атала. Сезнең алда чиләкләр һәр уенчы 2 тапкыр атып кечкенә тупны чиләккә кертергә тиеш, жюрилар очколарны санап баралар.

3 нче ярыш.

У: Егетләребез әлеге бәйгедә дә сынатмадылар, жюрилар үзләренен нәтиҗәләрен ясыйлар, без 3 нче ярышка күчик. Булачак солдатлар коры җирдән дә, сазлыктан да курыкмыйча йөрергә тиешләр .

Сазлы юллар кичү авыр

Егылып батмаска кирәк

Бу ярышта җиңәр өчен

Төгәллек һәм сизгерлек кирәк, бу бәйге “Сазлык аша” дип атала.(Бирелгән картонга басып узышалар)

4 нче ярыш.

У: Молодцы булдырдыгыз, татар халкында егет кешегә җитмеш төрле һөнәрдә аз дигән мәкаль бар, егетләр ашарга да пешерә белергә тиешләр менә хәзер сез аш пешерү тәртибен язырга тиеш буласыз.(Кәбестә ашы, токмач ашы)

Егетләр язган арада катнашучыларның да белемнәрен тикшереп алыйк әле.

Ризыклар турында табышмаклар.

Тамашачыларга сораулар.

* Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм.
(Суган)

* Җир астында алтын казык.
(Кишер)

* Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк.
(Кәбестә)

* Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.
(Бәрәңге)

* Гәүдәсе бар − җаны юк,
Үзе эшләпә кигән − башы юк.
(Гөмбә)

* Су түгел − сыек,
Кар түгел − ак.
(Сөт)

* Бәләкәй генә ак келәт,
Эче тулы сары май.
(Йомырка)

5 нче ярыш

У: Егетләребез әлеге бәйгедә дә сынатмадылар, жюрилар үзләренен нәтиҗәләрен ясыйлар, без 5 нче ярышка күчик. Булачак солдатлар гел сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Хәзер сезнең сәламәтлегегезне сынар чак та җитте. Алдагы ярыш “ Градусник” дип атала ( куллар белән кагылмыйча култык астыннан кеглиларны алып узышу)

6 нчы ярыш “Сораулар”

У: Тамашачыларыбызның сугыш турындагы белемнәрен тикшердек. Егетләребез нәрсәләр белә икән тикшерик әле, чираттагы ярыш “Сорауларга җавап”

1. Бөек Ватан сугышы кайчан башланган?(1941 елның 22 июнендә)

2. Бөек Ватан сугышы кайчан тәмамлана? (1945 елның 9 маенда)

3. 1941 елда Советлар Союзына каршы кайсы ил сугыш башлый? (Германия)

4. 2015елның 9 маенда Бөек Ватан сугышы тәмамланганга ничә ел була? (70ел)

5. Кайсы шагыйрьнең шигырь җыентыгы “Маобит дәфтәрләре” исемен алган?(2кл)

6. СССР башкаласы.(Мәскәү)(2кл)

7. Гельотина төрмәсендә ничә сугышчыны җәзалыйлар? (11)

8. Ленинград блокадасы ничә көн дәвам иткән?(871көн) (2 кл)

9. Җиңү байрагын кадаган Рейсхтаг кайсы шәһәрдә урнашкан? (Берлин)

10. Бөек ватан сугышы чорында Советлар Союзында ил башлыгы кем була? (Сталин) (2 кл)

11. Бөек ватан сугышын чорында Фашистлар Германиясе белән кем идарә итә? (Гетлер)(4)

  1. Беренче булып дошман юлына аркылы төшүче крепость шәһәр исеме. (Брест)(4кл)

13.Әлеге сугышчылар урманнарда качып яшәгәннәр, фашистлар басып алган җирләрдә, тимер юлларын, һәрби заводларны шартлатканнар. (партизаннар)(4 кл)

14. Башнясы һәм ату өчен пушкасы булган һәрби машина (танк)(2кл)

15. Ил чигендә сакта торучы . (пограничник)(4кл)

7 нчы ярыш

У: Алдагы ярышта сез шушы шарларны төшермичә тупка кадәр алып барырга , кире килгәндә йөгереп килергә тиеш буласыз.

8 нче ярыш

Отжимание ясау.(Барлык укучылар да катнаша)

9нче ярыш

Рәсем ясарга

Егетләр оста микән?

Әйдә шуларны карыйбыз

Кайсысы матур икән?

Конкурс: “Танк рәсеме ясау”.

У: Бу ярышта команданың һәр уенчысы да катнаша. 1 нче уенчы башлый, икенче уенчы дәвам итә. Һәрберсе берәр элементын ясый. Кайсы команда алдан алдан бетерә, шул команда җиңүче була.

У: Минем әзерләгән биремнәрем бетте.

Егетләр! Сезгә дә әйтәсе теләкләрем бар:

Бу гүзәл ил өчен,

Бу газиз җир өчен

Мусалар башларын салдылар.

Сез илдә үссен дип,

Иделдә йөзсен дип

Мәңгегә чит җирдә калдылар.

Онытмагыз моны,

Күп еллар үтсә дә,

Сулмасын йөрәктә хисегез.

Мусалар шикелле,

Алишлар шикелле

Ил яклар ир булып үсегез!

Ә хәзер бәйгегә йомгак ясау өчен сүзне жюриларга бирәбез.







Жюрига


Команда белән таныштыру



Өй эше “Шигырь бәйгесе”



Төз атучы”



Сазлык аша”



Аш пешерү тәртибе



Градусник”



Сораулар”



Шарлар белән узышу



Отжимание ясау



Рәсем конкурсы



Йомгаклау