Г.Тукайның туган көненә багышланган кичә.

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


1 нче укучы.

Илдә кояш,

Җирдә Кояш,

Йөздә кояш, күздә кояш.

Көндәгечә, көлә кояш,

Әмма бүген үзгә кояш.


Бүген аның каршысына

Канатланып чыккан бөре.

Аваз сала томшыклары:

Тукай көне, Тукай көне!


Әйе, бүген олы бәйрәм – бүген Тукай көне. Гаҗәеп хәл, дөнья һаман үзгәрештә: язлар китә, язлар килә... Бары менә Тукай гына яп-яшь килеш кала бирә.

2 нче укучы.

Габдулла Тукай - татар халкының йөз аклыгы, горурлыгы, балалар әдәбиятына нигез салучы. Казанда яшәгән кыска гына гомерендә ул нәниләр өчен 13 китап бастырып чыгарган. Аның шигырьләрен, мәсәлләрен тәрбия энцеклопедиясе дип атарга мөмкин. Инде ничә еллар дәвамында татар баласының теле халкыбызның гимнына әйләнгән “Туган тел” белән ачыла. “Су анасы”, “Шүрәле”ләр аларны мавыктыргыч әкият дөньясына алып китә, хыял диңгезендә йөздертә. Әйдәгез, без дә “Туган тел”не җырлыйбыз.

1 нче укучы.

Менә тагын берничә көннән халкыбыз Габдулла Тукайның тууына 130 ел булуны зурлап билгеләп үтәчәк. Ә аның иҗаты әле һаман үзенең актуальлеген югалтмый, киресенчә, үскәннән үсә, артканнан арта гына бара. Тукай шигырьләре безнең өчен якты маяк вазифасын үти. Без аларны өйрәнәбез, ятлыйбыз. Без бүгенге кичәбезне дә аның иҗатына багышладык. Рәхим итегез!

(Инценировкалар карала).

2 нче укучы.

Күренекле татар әдибе Рабит Батулла телевидениедән бер чыгышы вакытында “Тукай - ул шәм, ерагайган саен, аның яктылыгы көчәя генә”, дигән тирән мәгънәле фикер әйткән иде. Әйе, Тукай – шәм, милләт шәме! Шәмнең төптән ераграк булган саен яктыртуы көчлерәк була бара. Инде 130 ел татар халкы Тукай шәме яктысында җылына, аңа карап үзенең яшәү кыйбласын билгели. Дөньяда бары тик 27 ел гына яшәп, бары тик 7 ел гына иҗат иткән Тукай 700 елга, 7000 елга – ерак гасырларга җитәрлек ут кабызган.

Без Тукайны дөньяга биргән халкыбыз - татарларыбыз белән горурланабыз! Мондый шагыйре булган милләт – зур һәм талантлы, үткәне һәм киләчәге булган милләт!

1 нче укучы.

Туган көнен бәйрәм итәр вакыт,

Уйна, әйдә, “Тукай маршы”н.

Ишетсен ул үзенең алгы сафта

Безнең белән атлап барышын. (“Тукай маршы” яңгырый)

2 нче укучы.

Ишетәсезме? Бу музыкада үлем алдында баш ию, дошманга тез чүгү, елау тавышлары юк! Бу булырга мөмкин дә түгел. Чөнки Тукай беркайчан да баш имәде. Юк, бу гади музыка гына түгел. Бу җир тетрәткеч көчле марш. Тукай маршы. Димәк, Тукай исән! Тукай безнең белән!

Ул бүген дә халык күңелендә, бәгырендә, җанында!

Рәхмәт.


















Кулланылган әдәбият.


  1. Габдулла Тукай/Шигырьләр. Әкиятләр. Поэмалар/. Татарстан китап нәшрияты // Казан. 1968.

  2. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән./Ризаэддин Фәхреддин. - Казан: Мәгариф, 2005. - 7 бит.

3. И.З.Нуруллин./ХХ йөз башы татар әдәбияты/. Урта мәктәп укытучылары, студентлар һәм югары класс укучылары өчен дәреслек-кулланма. Казан. Тат. Кит.нәшр., 1982 ел. (86 бит).

4. С.И. Ожегов/Словарь русского языка/. Издательство «Русский язык»,1977., 91 стр.